2020 елның 27 февралендә өлкән фәнни хезмәткәр Ваһапов Р.М. МББУ «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 8 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.
Балаларга «Болгар цивилизациясе» картинасы тәкъдим ителде, ул күргәзмә составында Евразиянең 16 төбәгендә булып кайтты. Күргәзмәдә Татарстаннан, Башкортстаннан, Чуашстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән 150 рәссам бар иде.
Шулай ук балаларга «Татарстан АССР мәгарифе» темасына лекция тәкъдим ителде, ә чара ахырында рус халык музыка коралы балалайка белән танышу укучылар өчен күңелле булды.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English