2020 елның 27 февралендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлегенең фәнни хезмәткәре Храмова Г.К. ДБСББУ «Болгар санатор интернат-мәктәбе»нең 1 сыйныф укучылары өчен «Хуш Масленица» интерактив танып-белү чарасы үткәрде.
Масленицаны борынгы бабаларыбыз да бәйрәм иттеләр. Масленицаның төп символикасы-кояшка охшаган түгәрәк коймак. Көнчыгыш славяннары табигать көчләренә ышанды һәм барыннан да бигрәк аның бөтен тереклеген яктылык һәм җылылык белән тутыручы көндезге күк утын олылады. Көн белән төн тигезләшкәндә алар кыш белән тантаналы хушлашу оештырдылар һәм язны кунакка чакыралар. Әмма күңелле гореф-гадәтләре халык күңел ачулары, тәмле коймак белән үрелеп барды.
Чара барышында балалар Масленица бәйрәме тарихы һәм традицияләре турында белделәр. Соңыннан Масленица турында рус халык җырларын тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, үзләренең гаилә бәйрәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар бик теләп борынгы уеннар уйнадылар. Чара ахырында барысын да тәмле сый – коймак белән сыйладылар.
Фото-отчет
Поделиться в социальных сетях

Русский
English