2020 елның 27 февралендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Сабирова Л. А. «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, ДБСББУ« Болгар санатор интернат-мәктәбе»нең 5-7 сыйныф укучылары өчен «Ай, Маслёна –матурлык!» чарасы үткәрделәр
Борынгы заманнардан бирле халыкта иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе
бу Масленица. Бу бәйрәмне ел саен февраль ахырында яки март башында билгеләп үтәләр, бу көннәрдә кышны озаталар һәм язны каршы алалар.
Масленица – иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмнең төп герое-коймак. Түгәрәк, кызыл, кайнар-кояш символы.
Бу чарада балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, атнаның һәр көненең үз исеме барлыгын белделәр. Уеннарда, кызыклы конкурсларда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чара традицион бәйрәм табыны артында коймак белән тәмамланды.
Фото-отчет
Поделиться в социальных сетях

Русский
English