2020 елның 26 февралендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Болгар музей – тыюлыгының музей – белем бирү эшчәнлеге фәнни хезмәткәре Сабирова Л.А., «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, ДБМУ «Спас тармак технологияләре техникумы» студентлары өчен «Туган җир – Татарстан» интерактив музей чарасы үткәрде.
Дәрестә балалар республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияты белән таныштылар, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсеше турында белделәр. Укучылар викторинада актив катнаштылар. Соңыннан экскурсия үткәрелде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз туган ягына карата кызыксынуын һәм патриотик хисләрне үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында балаларның белемнәрен ныгыту тора иде.

 

 
Фото-отчет

 

 

 
Поделиться в социальных сетях