2020 елның 25 февралендә Болгар цивилизациясе музее хезмәткәрләре Зарифуллина Т. Г. һәм Сальникова В. А. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Болгар шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасы» Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Капка янында Масленица! Күңел ач!» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Масленица-ул борынгы, күңелле халык бәйрәме. Ел саен аны февраль азагы яки март башында билгеләп үтәләр, бу көннәрдә кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең төп герое-коймак. Түгәрәк, кызыл, кайнар, ул үзе кояшны символлаштыра.
Балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, һәр көннең үз исеме барлыгын белделәр. Балалар Масленица исеменең барлыкка килүе турында сөйләүче легендаларны кызыксынып тыңладылар. Уеннарда, кызыклы конкурсларда актив һәм кызыксынып катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара коймаклап чәй эчү белән тәмамланды.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English