2020 елның 19 февралендә ДБББУ «Болгар балалар сәнгать мәктәбе» нең 3 нче сыйныф укучылары өчен Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева укучыларда туган якның мәдәни мирасына карата аңлау, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә зәркән эше турында белемнәрне киңәйтү максаты белән «Идел Буе Болгарының зәркән сәнгате» дигән темага лекция үткәрде.
Лекция әлеге тема буенча презентация күрсәтү белән әңгәмә формасында үтте. Укучылар зәркән осталарының төрле эш алымнары белән таныштылар. Шулай ук алар Болгар зәркәннәренең уникаль эшләнмәләрен һәм эш коралларының төрлелеген күрделәр, аларны куллану турында белделәр. Лекция ахырында балаларга зәркән эше темасына кроссворд тәкъдим ителде.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English