2020 елның 20 февралендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова МББУ «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 3-4 сыйныф укучылары өчен “Ватанны саклаучылар» дип аталган интерактив чара үткәрде.
1918 елның башында катлаулы хәлдән файдаланып, Германия гаскәрләре бөтен фронт буенча Совет Россиясенә һөҗүм итә башладылар.
Россия башкаласы Петроградка чын куркыныч туды. Яңа армия – Кызыл Армия төзелә. Кызыл Армия отрядларының киң формалашуы 1918 елның 23 февралендә башлана. Бу көнне Кызыл Армия көне дип игълан иттеләр. 1946 елда Кызыл Армияне Совет Армиясе дип үзгәртәләр. Бәйрәмне Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне дип атыйлар. Ә 1995 елның 10 февралендә Россия Дәүләт Думасы «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» Федераль закон кабул итте һәм бу көн «Ватанны саклаучылар көне»дип атала. Бүгенгесе көндә дә безнең армия үз сугышчылары белән дан тота. Нәкъ менә шушы кешеләр үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү кабул ителгән. Безнең ил армиясенең үткәне данлы һәм без лаеклы киләчәккә өметләнәбез.
Балаларга бәйрәмнең тарихы турында мәгълүмат бирелде һәм презентация күрсәтелде. Соңыннан балалар кызыксынып интеллектуаль викторинада катнаштылар. Чара ахырында укучылар матур бәйрәм открыткалары ясадылар.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English