2020 елның 17 февралендә Болгар цивилизациясе музее хезмәткәрләре Зарифуллина Т.Г., Камаева Т. П. һәм Сальникова В. А. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Карпов Павел Алексеевич исемендәге «Болгар кадет интернат-мәктәбе»нең 5 нче сыйныф укучылары өчен «Борынгы Болгар – Идел буе халыкларының Ислам дине бишеге буларак» дип аталган мәгълүмати-танып-белү чарасы үткәрделәр. Балалар Истәлекле билгедә Коръән музее, аның барлыкка килү тарихы һәм Идел буенда Ислам динен кабул итү тарихы белән таныштылар. Республиканың Идел Болгарыннан бүгенге Татарстан Республикасына кадәр гасырлык юлын күрә алдылар, зур Коръәнне күрделәр, борынгы Болгарда яшәүче халыкларның тормышы һәм көнкүреше турында күп яңалыклар белделәр. Зур кызыксыну һәм горурлык хисе белән «Татарстан хәзинәләре» дип аталган документаль фильм карадылар.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу