2020 елның 14 февралендә «Болгар чәйләве» музеенда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы “2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1 нче сыйныф укучылары өчен экскурсия оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева интерактив формада «Чәй өстәле-гаилә җаны» мәгълүмати – күңел ачу чарасын үткәрде.
“Болгар чәйләве” музее Татарстан Республикасында рус һәм татар халыкларының традицион чәй эчү үзенчәлекләрен ача. Чәй өстәле-ул халык мәдәниятенең яхшы башлануын һәм аның характерындагы үзенчәлекләрне тасвирлаучы традиция генә түгел, ә чәй тантанасын озата баручы этикетка өйрәнгән яхшы алымнар мәктәбе дә. Рәсәйдә чәй эчү, гадәттә, тирән гаилә характерына ия, әмма ул һәрвакыт кунаклар өчен дә ачык.
Үткәрелгән чара барышында балалар, музей самавырларының бай һәм кызыклы коллекциясе белән танышкач, туган республикада яшәүче халыкларның нинди гореф-гадәтләре һәм чәй эчү традицияләре турында белделәр. Укучылар уен формасында самавыр җайланмасын өйрәнделәр, аның өлешләре белән карточкалар җыйдылар, самавыр һәм чәй эчү турында иске рус һәм татар мәкальләре төзеделәр, шулай ук чәй табыны өчен кулланылган әйберләр турында белделәр, зур кызыксыну белән викториналар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар рәхәтләнеп чәй табыны артында – шикәр белән сыйландылар.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English