2020 елның 4 февралендә Болгар цивилизациясе музее хезмәткәрләре Т. П. Камаева һәм В. А. Сальникова Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Карпов Павел Алексей улы исемендәге “Болгар кадет интернат-мәктәбе”нең 7-10 сыйныф укучылары өчен “Идел артында безнең өчен җир юк!” дип исемләнгән 1943 елда Сталинград янында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә багышланган чара үткәрделәр.
Хәрби дан көне – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне-безнең илдә 2 февральдә билгеләп үтелә. Ул 1995 елның 13 мартында кабул ителгән 32-ФЗ номерлы «Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында»Федераль закон белән билгеләнгән. 1942 елда Сталинград диварлары янында бөтен цивилизацияле дөнья язмышы хәл ителә. Идел белән Дон арасында сугышлар тарихында иң зур сугыш башлана.
Укучылар игътибарына «Сталинград сугышы» видеофильмы тәкъдим ителде, ул Сталинград сугышының 17.08.1942-02.02.1943ел вакыт эчендә булган барлык этаплары турында сөйләүче. Чара барышында укучылар үзләре, сугыш геройлары – Яков Павлов, Василий Зайцев, Гөли Королева, Михаил Паниках һ. б. турында сөйләделәр. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде һәм хәтер шәме кабызылды. Чара Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсия белән тәмамланды.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English