2020 елның 6 февралендә ” Назаровлар урамы буенча музейлар” бүлеге хезмәткәре Т.Т. Алексеева Болгар цивилизациясен өйрәнү бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Р. Ваһапов белән берлектә ТР Спас муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» МБУ каршындагы «Өченче буын университеты» клубында катнашучылар өчен музей дәресе үткәрделәр.
Музей дәресенең беренче өлеше «Спас өязе дворянлыгы» музеенда узды һәм «Спас өязе дворяннарының мәдәни мираска керткән өлеше» темасына багышланды. Кунаклар танылган Лихачевлар, Молоствовлар дворян гаиләләренең тарихы белән таныштылар, шулай ук XIX гасыр ахыры-ХX гасыр башындагы дворян көнкүреше экспозициясен карадылар.
«Елгадагы шәһәр» музеенда клубта катнашучыларга Спас өяз шәһәренең барлыкка килүе турында сөйләделәр, ә карта ярдәмендә аның архитектурасы турында кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителде. Шулай ук кунакларга иске Куйбышев шәһәрчегенең археологик казу эшләренең антрополог Газимҗанов И., археологлар Измайлов И. һәм Кавеевлар турында сөйләделәр.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English