2020 елның 30 гыйнварында «Россиянең иҗтимагый телевидениесе» төшерү төркеме Болгар музей-тыюлыгында булды.
ТР телеканалының «Зур ил» программасы үз тамашачыларын Россия төбәкләрендә иң мөһим омтылыш һәм үсеш юнәлешләре белән таныштыра. Бу программада кешеләр һәм вакыйгалар, бүгенгесе һәм үткәне турында.
Программалар циклы кысаларында ОТР телеканалы ” Бөек Болгар. Югалган ил сере.» дип исемләнгән махсус репортаж әзерли. Тамашачыларга XIII-XIV гасыр урталарында болгар-татар архитектурасы урта гасыр мөселман сәнгате һәйкәле, юкка чыккан дәүләтләрнең шаһиты: Идел буе Болгары, Алтын Урда турында сөйләү, репортажның төп максаты.
Кино төшерү төркеме Болгар цивилизациясе музеенда , 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлекле билгедә, урта гасыр шәһәренең Җәмигъ мәчетендә һәм башка архитектура һәйкәлләрендә булды. Репортажда музей территориясендә заманча туристик инфраструктураны чагылдырдылар. Бигрәк тә интерактив һөнәрчелек остаханәләре: чүлмәк ясау, тал чыбыгыннан үрү, сувенирлар ясау.
Музей-тыюлык хезмәткәрләре корреспондентларны озатып йөрделәр, төшерү процессында катнаштылар, экскурсия сөйләделәр, музей әйберләре белән таныштырдылар, интервьюлар бирделәр.
Репортажның эфирга чыгуы 2020 елның февраль ахырына планлаштырыла.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English