2020 елның 29 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү бүлеге методисты Сагирова Л.Ш. шәһәр мәчетендә “Дин әһеле Ш.Мәрҗани” дип исемләнгән лекция уздырды. Тыңлаучылар Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, мәгърифәтчелеге, реформаторчылыгы турында күп мәгълүмат алдылар.
Ш.Мәрҗанинең татар тарихына багышланган иң зур әсәренең берсе “Мөстәфадел – әхббә фи әхвали Казан вә Болгар” (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр) ул ике том булып 1885-1897 һәм 1900 елларда басылып чыга. Бу әсәр бүгендә үзенең әһәмиятен югалтмаган чыганак булып тора.
1870 елда Ш.Мәрҗани икенче тапкыр Болгарда була, Кече манараның эчке ягында Шәһре Болгарга багышлап шигъри юллар язып калдыра.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу