2020 елның 29 гыйнварында «Назаровлар урамы буенча музейлар» бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Сәгыйрова Г., Котбутдинова З., Битунова Ю., Хабибуллин Р., Зарипова А. ДБББУ “Болгар санатор интернат-мәктәбе” нең 5 сыйныф укучылары өчен «Балыкчы һәм умартачы турында әкият» дигән музей дәресе үткәрелде. Чарада балалар Урта Иделдә умартачылык һәм балыкчылык кебек һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар.
Казан губернасының Спас өязе тарихына багышланган “Елга буе шәһәре” музее, музей дәресе үткәрү өчен очраклы гына сайланмаган. Җирле халык арасында балыкчылык һәм умартачылык бик алга киткән, чөнки моңа әйләнә-тирә шартлар уңай йогынты ясаган.
Чара барышында уен формасында интерактив әкият тәкъдим ителде, анда укучылар борынгы һөнәрләр турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр. Умартачы булу җиңелме, умартачыга нинди җиһазлар кирәк, бал кортларын ничек дөрес карау һәм умартачылык продуктларын ничек куллану кебек сорауларга балалар тулы җаваплар алдылар. Юкә балын дегустацияләү укучылар өчен татлы сюрприз булды, шулай ук балаларны күңелле бүләк – үзләре белән алып китергә, чәчәк балы банкасы көтә иде.
Балыкчылык турында балалар тагын да күбрәк кызыклы фактлар белде. Чара барышында алар үзләренең белемнәрен викторинада катнашып ныгыттылар һәм кармак җыярга өйрәнделәр.
Чара ахырында балалар экскурсия белән Казан губернасының Спас өязенең Көек авылында дөньяга килгән күренекле, балалар язучысы Абдулла Алиш музеенда булдылар. Язучының яшьлек еллары тарихы музей дәресе темасына турыдан-туры бәйле, чөнки Алишның әтисе умартачы булган, шуңа күрә язучының күп кенә шигырьләрен һәм әкиятләрен табигать белән бәйләгән.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу