2020 нче елның 27 нче гыйнварында Кукмара шәһәрендә “Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы” экскурсия оештыру бүлеге хезмәткәре Галиуллина Н.Р. “Кукмара 4нче урта мәктәбе” укучылары өчен “Блокадалы Ленинград” дигән чара үткәрде. Чара Рәссиянең Хәрби дан көненә – 1944 елда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган.
Бу чарада балалар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы вакытында булган вакыйгалар турында белделәр: кешеләр ничек исән калдылар, якыннарына булыштылар, фронтта илбасарлыкка каршы көрәштеләр. Һәркем фашизмга каршы үзенчә көрәште. Футболчылар футбол уйнадылар һәм матчны фронтка трансляцияләделәр.
Чара кысаларында укучыларга “Очкын” операциясенең барышы һәм әзерлеге, Ленинград-Новгород стратегик һөҗүм итү операциясенең барышы, шулай ук совет сугышчыларының массакүләм батырлыгы, партизаннар, гади колхозчылар турында сөйләделәр. Балалар үз ватандашларының – Кукмара халкының исемнәрен ишеттеләр. Балалар Д.Шостаковичның 7 нче симфония фрагментларын тыңладылар, тәкъдим ителгән викторина сорауларына актив җавап бирделәр, шул рәвешле аларның темасы кызыксындыруын һәм алар элегрәк аның белән таныш булуын исбатладылар.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу