2020елның 21 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесе конференц-залында 2019 ел өчен коллективның хисап җыелышы булды, анда музей-тыюлык директоры Җиһаншин Рамил Рөстәм улы катнашучылар игътибарына “2019 елда Болгар музей-тыюлыгының эшчәнлеге нәтиҗәләре” дигән доклад тәкъдим итте. Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2019 ел Болгар музей-тыюлыгы тормышында күп кенә вакыйгаларга,фәнни чараларга,мөһим киңәшмәләргә, күпсанлы кунаклар очрашуларына бай булды.
Җыелышта музей-тыюлык хезмәткәрләре һәм җитәкчелегеннән тыш, чакырылган кунаклар: ТР Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улы һәм башка рәсми затлар катнашты. Фәнил Әнвәр улы республиканың 2019 елгы казанышлары һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде. Фәргать Вагыйз улы районның тулаем эшенә йомгак ясады, шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм Болгар музей-тыюлыгы коллективының нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Җыелыш ахырында музей-тыюлыкның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды Спас муниципаль район башлыгының мактау грамотасы белән Болгар музей-тыюлыгы автобус йөртүчесе Абрасимов Владимир Викторович , котельный операторы Курсин Алексей Леонтьвич, хисапчы Низамова Альбина Җәмил кызы бүләкләнделәр. Болгар музей-тыюлык саклаучысы Вера Анатольевна Сальникова, ТР-ның тарихи-мәдәни мирасын саклау эшендә нәтиҗәле хезмәте өчен лектор- экскурсовод Сәлимова Гөлшат Ибраһим кызы, халык һөнәрләрен һәм традицияләрен саклау эшендә нәтиҗәле хезмәте өчен рәссам Стрелов Александр Петрович бүләкләнде.
Музей-тыюлык коллективына.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English