2020 елның 16 гыйнварында Болгар цивилизациясе музее хезмәткәрләре Т.Г. Зарифуллина һәм В.А. Сальникова “Коляда килде! ” исемле Болгар санатория- интернаты” дәүләт бюджет белем бирү һәм сәламәтләндерү учреждениесенең 10 нчы һәм 2 нче сыйныф укучылары өчен чара оештырдылар. Балалар Раштуа, чукындыру, Изге урыннар, аларның йолалары, символлары, сынамышлары белән таныштылар. Балалар табышмакларның җавапларын бик тиз таптылар, колядка, звездарь, звонарь, мехоношо яки мехоноска төшенчәләрен узләштерделәр. “Күңелле буран”, “Тиз пингвиннар” , капчык киеп йөгерү, аркан тартышу кебек хәрәкәтле уеннарда бик җитез һәм тиз икәнлекләрен күрсәттеләр. Чара Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсия һәм истәлеккә матур фотографияләргә төшү белән тәмамланды.
Фото-отчет
Поделиться в социальных сетях

Русский
English