2020 елның 16 гыйнварында Болгар музей – тыюлыгының Музей – белем бирү бүлеге фәнни хезмәткәре С.В. Кривошеева “Болгар санатория – интернаты” дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә 5нче сыйныф укучылары өчен “Раштуа.Святкалар. Чукындыру” дигән темага чара үткәрде. Дәрес башында балалар зур булмаган биремнәрне үтәделәр һәм үзләре дә теманың исемен билгеләделәр. Хач ману бәйрәме белән бернинди әйлән – бәйлән һәм махсус биюләр, җырлары да бәйле түгел. Моңа каршы, Чукындыру белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, ышанычлар бик күп була. Балалар 18 гыйнвар көнне безнең ата – бабаларыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар. 18 гыйнвар – керәшен сочельнигы һәм изге гыйбадәт көнендә – су изгеләр көне. Якындагы елга һәм күлләрнең бозында хач рәвешендә көймәләр тишелде. Чиркәү Уставы буенча бу йола догалар уку һәм өч тапкыр чукындырыла торган суга чуму белән бергә алып барыла. Дәрестә укучылар Рус православие мәдәнияте чыганакларына карата кызыксыну үстерделәр. Балалар үзләренең традицион календарьдагы Изге Раштуа бәйрәмнәре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм ныгыттылар.
Фото-отчет
Поделиться в социальных сетях

Русский
English