Музейны “Вакытның тылсымлы машинасы” дип атарга була. Анда санаулы минутлар эчендә укучы ерак үткәнгә һәм бүгенге көнгә сәяхәт кыла ала , шулай ук киләчәккә төрле чордагы вакыйгаларны чагыштыра ала. Мәктәп укучысы өчен музей-белем чыганагы, бай рухи һәм матди мәдәният белән җанлы аралашу чарасы, үткәннең мәдәниятенә бүгенге гореф-годәтләргә тартылу.
13 гынвар көнне Болгар музей -тыюлыгы хезмәткәре Г.Х. Кабирова “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләр өчен ” Музей һәм балалар дип аталган мәгълүмати дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар “Музей” сүзенең билгеләмәсе, беренче музейлар, нинди музейлар барлыкка килүе белән таныштылар. Соңыннан балаларга Болгар музей – тыюлыгы турында мәгълүмат бирелде, анда алар Идел буе Болгарының тарихы, көнкүреше, традицион мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук аларга яна музей объектлары – “Болгар чәе”, “Абдулла Алиш”, “Елга буе шәһәре” музейлары тәкъдим ителде.

 

Фото-отчет

 

 
Поделиться в социальных сетях