2020 нче елның 16 гыйнварында. “Идел буе балалар бакчасында” Болгар музей – тыюлыгын оештыру бүлеге хезмәткәре В.Н.Главнова тарафыннан ” Минем кече Ватаным – Татарстан Республикасы” дип исемләнгән мәгълүмәти – күңел ачу чарасы үткәрелде. Чара барышында балалар туган як турында белем алдылар. “Туган як табигате ” дигән презентациясен карадылар, Татарстан Республикасының төп символларының тарихын белделәр, Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләре белән таныштылар, туган як тарихыннан легендалар һәм кызыклы фактлар белән кызыксындылар. Чара ахырында балалар Туган ил турында шигырьләр сөйләп, викторина сорауларына да актив җавап бирделәр һәм “Безнең кече Ватан” уенында катнашып, Татарстан Республикасы флагын төсле кәгазьдән эшләнгән аппликация ясадылар.
Фото-отчет
Поделиться в социальных сетях

Русский
English