29 сентябрь көнне Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге экскурсоводы Ю.А. Битунова Санкт-Петербургтан килгән укучылар өчен «Батырлык гасырларда калачак»дигән лекция укыды.
Лекцияне тыңлаганнан соң, тыңлаучылар 20 йөзнең ике күренекле татар язучысы Абдулла Алиш һәм Муса Җәлилнең данлы тормыш тарихы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук немец-фашист илбасарларына каршы көрәш турында белделәр. Язучыларның поэзиясе генә түгел, аларның тормышы да ныклык үрнәге булып тора. Үзләренең шигъри иҗатыннан тыш, алар батырлык һәм каһарманлык үрнәге калдырдылар.
Лекциядә 20 укучы катнашты.